27 февраль 2018 яңалыклары
-
Күләгәштә мәктәп-бакча төзелә
Күләгәштә узган гражданнар җыенында халык тарафыннан яңгыраган төп сорауларның берсе биредә мәктәп төзелешенә кагылышлы булды. - Җыен башланганчы мәктәп төзелеше белән танышып чыктык. Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла. Яңа уку елына бина әзер булачак. Без аны башлангыч мәктәп-бакча статусында ачарга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте район башлыгы Валерий Макаров....
-
Татарстан чаңгычылары Анна Нечаевская белән Никита Сурков өйләнешә
Никита Сурков Олимпиададан кайткач, Анна Нечаевскаяга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Чаңгычы Никита Сурков Көньяк Кореядән кайтканнан соң, Пхенчханда узган Олимпиаданың бронза призеры, Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевскаяның кулын сорады. Бу хакта РБК Татарстан хәбәр итә. Спортчы ризалык бирде. «Бу - минем өчен көтелмәгән хәл. Мин бик тә бәхетле, аңа үлеп гашыйкмын»,...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында 8 Мартка багышланган бәйге игълан ителә
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез. Элек-электән гүзәл затлар тормыш йөген җигелеп тарткан, бер эштән дә курыкмаган. Заман никадәр алга китсә дә, хәзер дә техника иярләүче, тимергә җан өрүче, ремонт ясаучы, утын яручы, печән өюче, көтүче һәм башка "рольләрне" ирләр...
-
Бөек Ватан сугышында катнашучылар поездларда бушлай йөри алачак
Россия эчендә ерак юлларга йөри торган поездларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай йөрү мөмкинлеге бар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар поездларда бушлай йөри алачак. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Май аенда Россия эчендә ерак юлларга йөри торган поездларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай йөрү мөмкинлеге бар....
-
Девәтернә һәм Иске Эсләк җирлегендә җыеннар узды
Халык җыеннарының чираттагысы Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләктә узды. Район җитәкчеләре белән очрашырга халык Мәдәният йортларын тутырып килгән иде. 357 хуҗалыклы ДЕВӘТЕРНӘ авыл җирлегендә халык, җыен башланганчы ук сорауларын оешма-предприятие җитәкчеләренә биреп, җаваплар алды. Биредә балалар һәм өлкәннәр тарафыннан әзерләнгән ярминкә гөрләде. Бу авылда су торбаларының 90 проценты яңартылган, Нарат авылында...
-
Бүген Казаннан һәм Чаллыдан бер төркем язучылар Әгерҗе районына килә
Бүген Әгерҗе районында язучылар Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов катнашында әдәби чаралар уза. Башта Тирсә мәктәбендә Мордывый авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе узачак. Кичке якта Әгерҗенең 3нче мәктәбендә язучы Габдулла Галиевка 90 яшь тулуга...